3 июньнән 10 июньгә кадәр бу гидроузелларның чыгымнары 9000-10000 куб.м/с һәм 8500±500 куб.м/с кадәр арттырылачак. Үзгәрешләр Куйбышев сусаклагычының интенсив тулылыгы аркасында кертелгән.
2 нче июньгә алынган мәгълүматларга караганда, Куйбышев сусаклагычының дәрәҗәсе Югары Ослан гидропосты буенча 53,06 м БС тамгасында билгеләнгән. Су агымы арту сәбәпле, 10 июньгә фаразланган дәрәҗә 53,3 м БС тәшкил итәчәк.
Су алдан фаразланганнан күбрәк килә. Оператив карарлар ярдәмендә суны каскад буенча оптималь бүлеп була. Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын җайга салу буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы июньнең беренче декадасы ахырына планлаштырылган. Утырышта 11 июньнән 10 июльгә кадәр сусаклагычларның эш режимнары буенча фикер алышачаклар.