Бүген кич Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Казан халкыннан хәбәр килеп иреште, кешеләр Идел буе районының дренаж каналында кабат күбекләр булуын теркәгәннәр. Урынга оператив рәвештә Росприроднадзор территориаль идарәсе белгечләре чыккан. Алар күбек булу фактын теркәгәннәр һәм каналдан су пробаларын алганнар. Ведомствода нинди дә булса бер объектның яңгыр суларын агызу челтәрләренә законсыз рәвештә кушылып, чистартылмаган агынты суларын агызган булуы ихтимал, дип саныйлар.
Исегезгә төшерәбез, Экология министрлыгы инспекторлары Кабан күленә алып баручы канауда күбек булу факты буенча урынга чыкканнар иде инде, явым-төшем һәм канализация челтәрләренең баланста тотучысы – «Городское благоустройство» МУП булуы ачыкланды, алар РФ законнары нигезендә федераль экологик күзәтчелектә торырга тиеш.