Боровецк урманында «Түбән Кама» милли паркының «Корабельная роща» туристлык комплексы базасында яңа визит-үзәк ачылды. Чара Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көне алдыннан узды. Аны ачу чарасында экология министры урынбасары Ольга Манидичева катнашты. Шулай ук «Росзаповедцентр» ФДБУ «Биологик төрлелекне саклау һәм экологик туризмны үстерү» федераль проектын алып бару һәм гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Ринара Мотыйгуллина, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Гайнетдинова һәм Чаллы шәһәре һәм Тукай районы администрациясе вәкилләре дә дәрәҗәле кунаклар булдылар.
Әлеге объектны төзү «Экология» илкүләм проектының «Экологик төрлелекне саклау һәм экологик туризмны үстерү» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырылды. Яңа визит-үзәктә экологик белем бирү, табигатьне саклау һәм экологик агарту чараларын оештыру, аларда җаваплылык һәм патриотизм хисе тәрбияләү, махсус саклана торган табигый территорияләргә килүчеләрнең гомуми мәдәни дәрәҗәсен һәм аларның экологик культурасын күтәрү өчен менә дигән шартлар тудырылган.
Ольга Манидичева үзенең сәламләү сүзендә, визит-үзәк туристларны җәлеп итү урынына әверелергә тиеш, дип билгеләп үтте. Ул милли парк табигате, аның тарихы һәм мәдәни мирасы белән онытылмаслык очрашу өчен бөтен шартларны тудырачак, шулай ук экологик туризмны үстерүгә ярдәм итәчәк.
Белешмә өчен: «Түбән Кама» милли паркы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1991 елның 20 апрелендәге 223 номерлы карары белән гамәлгә куелган. Аның территориясе гомуми мәйданы 26455 га булган 6 кишәрлектән тора. Өч урман биләмәсе – Танай урманы, Кече Бор һәм Зур Бор – һәм Кама тугаеның ике кишәрлеге – Алабуга һәм Танай болыннары – Алабуга районында Кама елгасының уң як ярында, Алабуга шәһәре янында урнашкан. Бер кишәрлек – Боровецкий урманы урман биләмәсе – Тукай районында Чаллы шәһәре янында Кама елгасының сул як ярында (Түбән Кама сусаклагычы) урнашкан.