Бүген балаларны – табигатьне иң актив саклаучыларны яклау көне

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы барыгызны да бу бәйрәм белән котлый һәм әйләнә-тирәлеккә битараф булмаган экология сакчыларына ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерә. Экология, белем бирү акцияләрендә һәм чараларында катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Яшь буын экология мәсьәләләренә битараф түгел һәм алар нәрсә ул «яхшы» һәм нәрсә ул «начар» икәнлеген белә.  «Мәктәп экопатруле» бәйгесенә генә дә апрель башыннан балалардан 2,5 меңгә якын хәбәр килгән, бу узган ел белән чагыштырганда 2 тапкырга күбрәк. Безнең өмәләрдә ел саен йөзләгән бала катнаша, алар ата-аналар белән бергә үз көчләрен кертергә һәм әлеге дөньяның бер өлеше булырга тели. Кечкенәдән үк нәниләр табигатьне ярату һәм саклау ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлап үсә. Без барыбыз да табигать балалары бит!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International