«Алтын бәясенә тиң су! «Иделне савыктыру» федераль проекты - балаларыбызның сәламәтлеге һәм экологик имин киләчәге!»

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Бүген Мәскәүдә «Экология» халыкара форумында ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков «Экология» илкүләм проекты кысаларындагы «Иделне савыктыру» федераль проекты турында сөйләде. Үз чыгышы башында спикер татарстанлыларга бу ял көннәрендә илнең күп кенә шәһәрләрендә узган һәм анда катнашучылар саны буенча Казан лидерлар исемлегендә булган «Россия суы» акциясенә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. 

Ул билгеләп үткәнчә, ел саен үткәрелә торган бу акция «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында уза. «Татарстан буенча 2024 елга кадәр бу юнәлеш өчен якынча 18 млрд. сум бүленеп бирелә, аның 13 млрд. федераль бюджеттан тәкъдим ителә. 

Проектның төп максаты – пычрак юынты сулар күләмен киметеп, илнең төп су артериясенең экология торышын яхшырту. Моның өчен безнең республика территориясендә 13 чистарту корылмасын төзү һәм реконструкцияләү һәм тупланган экологик зыянның 2 объектын бетерү планлаштырылган», - дип, министр федераль проект кысаларында гамәлгә ашырыла торган берничә чарага аеруча басым ясады. 

Аерым алганда, ул Казанның биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү проекты һәм Түбән Кама сусаклагычы акваториясендәге нефть ятмасының сафтан чыккан торбаүткәргечен демонтажлау турында сөйләде.  Торбалар сусаклагычтагы су күләмен арттырганнан соң су астында калган һәм хәзерге вакытта Иделгә генә түгел, Татарстан Республикасы халкының чирегенә куркыныч яный, чөнки сусаклагыч 900 меңнән артык кешене су белән тәэмин итә. Эшнең бәясе 930,5 млн. сумга җитә, Министрлык проектны быелдан гамәлгә ашыра башларга әзер. 

Шулай ук су төбенә киткән судноларны күтәрү буенча сынау проектын гамәлгә ашыру да планлаштырыла. 2016 елда Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча, Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваторияләрендә су төбенә киткән 90 судно барлыгы ачыкланды. Берничә суд утырышы нәтиҗәсендә, Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгына карата 75 судноны күтәрү турында карар чыгарылды. Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы Татарстан Республикасының әлеге сынау проектын быелдан башлап гамәлгә ашырырга теләве турындагы тәкъдимен хуплады.  

Моннан тыш, Татарстанда елгаларны һәм күлләрне торгызу һәм саклау буенча чаралар бара инде. Шулай итеп, уникаль су объектларын саклау максатыннан 4 объект чистартыла. Федераль бюджеттан моның өчен 295 млн. сум акча бүленеп бирелә. Шулай ук «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында, Чаллыда Мәләкәс елгасын чистарту эшләре бара. 4,5 километрдан артык озынлыкка җиткән ике кишәрлектә эшләр башкару планлаштырыла.

Үзенең чыгышы ахырында Александр Шадриков Идел елгасының ил тормышында һәрвакыт мөһим урын алып торуын билгеләп үтте. Ул эчәргә яраклы су, электр энергиясе чыганагы булып тора, ирригация һәм суднолар йөрешен тәэмин итә. Әмма барыннан да элек, елга – ул бик зур биологик система, һәм аның тормышында мөһим урын биләгән барлык төп аспектларга да мониторинг үткәрү мөһим. Шул исәптән Идел-Кама шарлавыгы сусаклагычларының эш режимнарын көйләү белән бәйле мәсьәләләр дә бар. Аларны комплекслы рәвештә хәл итәргә кирәк. «Идел бассейнында 60 млн. тирәсе кеше яши - бу безнең ил халкының өчтән бер өлеше дигән сүз. Биредә Россиянең 45% сәнәгать һәм 50% авыл хуҗалыгы предприятиесе тупланган. Елганың су ресурслары белән тәэмин ителеше Россия буенча уртача күрсәткечтән 8 тапкыр югарырак.  «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларындагы чараларны үз вакытында гамәлгә ашыру буенча уртак эшебез нәтиҗәсендә без төп максатка ирешәчәкбез – пычрак агынты суларны 3 тапкырга киметәчәкбез, димәк, илебез халкы өчен экологик киләчәк тәэмин итә алачакбыз. Безнең панель дискуссиянең исеме дә «Алтын бәясенә тиң су»,  - диде спикер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International