Бер «ЭКОдулкын»да. Бүген Татарстан Республикасының Яшьләр экология оешмалары форумы башланды

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

2021 елның 23-25 май көннәрендә «Идел» яшьләр үзәгендә  «ЭКОволна» VI Яшьләр экология оешмалары форумы үтә. Форумда Татарстан Республикасының 25 районыннан килгән 45 экология берләшмәсенең 190 активисты катнаша. Катнашучыларны күңелле программа көтә, форумда алар өчен белем бирү һәм дискуссия мәйданчыклары, тәҗрибә уртаклашу буенча түгәрәк өстәлләр, экспертлар белән очрашулар, шулай ук мәдәни-күңел ачу һәм бәйге программалары узачак. «Татарстан Республикасы яшьләренең табигатьне саклау һәм экологик белемнәрен үстерү өлкәсендәге эшчәнлеген үстерү бик мөһим», - дип билгеләп үтә оештыручылар.

Бүген форумның бер мәйданчыгында спикер буларак ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский чыгыш ясаячак. Ул Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларындагы программаларны гамәлгә ашыру турында сөйләячәк.  

Форумның төп чараларыннан берсе - «Татарстан Республикасында экология берләшмәсе. Камилләштерү һәм алга таба үсеш» темасы буенча стратегия сессиясе. Спикерлар буларак Татарстан территориясендә экология проектларын гамәлгә ашыручы 24 оешмадан 32 эксперт чыгыш ясаячак. Сессия 24 майда узачак. Анда ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм Россия экология җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Азат Җиһаншин катнашачак.

Шулай ук иртәгә форум кысаларында, яшьләрнең экология берләшмәләре арасында социаль әһәмияткә ия экология проектлары республика бәйгесенең турыдан-туры этабы үткәрелә. Бәйгедә җиңүчеләр үз проектларын гамәлгә ашыру өчен грантлар алачак. Бәйге түбәндәге юнәлешләр буенча үткәрелә: әйләнә-тирәлекне саклау, хайваннарны саклау, экологик белем бирү.

Чараны Россия экология җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International