Бүген Россия Федерациясе Су ресурслары федераль агентлыгында Идел-Кама шарлдавыгы сусаклагычларының эш режимнарын көйләү буенча Ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы булып узды. Анда ТР экология һәм табигать ресурслары министры да катнашты. Хәзерге вакытта Түбән Идел төбәкләрен су басулардан саклау өчен язгы махсус су җибәрү эшләре гамәлгә ашырыла. Александр Шадриков утырышта Идел-Кама шарлавыгы сусаклагычына килә торган суның кимүенә бәйле рәвештә, махсус су җибәрүне киметергә тәкъдим итте. Татарстан Республикасы позициясен күрше төбәкләр – Марий Эл Республикасы, Ульяновск һәм Самара өлкәсе вәкилләре, энергетика тармагы вәкилләре дә хуплады. Билгеләнгән режимнар Федераль су ресурслары агентлыгы сайтында урнаштырылачак.