Укучылар фандоматларның уңайлылыгын бәяләде, ә хәзер әти-әниләр чираты

2022 елның 25 марты, җомга

Узган елның декабрь аенда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында эре сәүдә челтәрләре һәм оешма вәкилләре белән очрашу булып узды, анда экологик белем бирү юнәлешендәге чараларның әһәмияте турында сөйләштеләр. Төп темаларның берсе калдыкларны аерып җыю мәсьәләсе булды. Күп кенә эре компанияләр полигонга җибәрелә торган калдыклар күләмен киметү буенча илкүләм максатны тормышка ашыруны хуплый. Пластик шешәләр һәм алюминий банкаларны аерып җыю өчен автомат аппаратлар кайбер мәктәпләрдә барлыкка килде инде, ә хәзер укучылар чүпне аерып җыю буенча үзләрендә булдырган файдалы гадәтләрне әти-әниләренә дә күчерү өстендә эшли. Фандоматларны Габишев һәм Копылов урамнарында урнашкан «Лента» кибетләрендә дә урнаштырганнар.  Җыелган икенчел чималны сортларга аерырга һәм эшкәртүгә җибәрәләр. «Бу минем өчен уен, ә экология өчен зур файда», – ди 3 «А» сыйныфы укучысы Әнисә Шаһидуллина. Ул чүп-чарны үзе аерып җыярга өйрәнә, ә хәзер бу эшкә барлык танышларын да, дусларын да өйрәтә. «Экологик тормыш рәвеше алып баруы бик җиңел, монда бары тик берничә кагыйдәне белергә һәм аларны тормышта кулланырга гына кирәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International