Россиянең Төньяк башкаласында Федерация Советының Аграр азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты каршындагы Экспертлар советы президиумы утырышы узды. Анда минситрлык һәм ведомство вәлкилләре катнашты. Утырышта видеоконференцэлемтә режимында ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков да чыгыш ясады.
Климат үзгәрешләренә җайлашуның ведомство һәм төбәк планнарын эшләү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.
Александр Шадриков үзенең докладында республиканың углерод нейтральлегенә ирешү программасы турында сөйләде, аның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшләнүен әйтте.
«Сәнәгать шәһәрләре экологиясе» һәм «Татарстан Республикасы территориясенең секвестрация потенциалын исәпләү өчен картография нигезен эшләү» проектлары аеруча кызыксыну уятты. Биредә эш Федераль фәнни-техник программа кысаларында бара.
Белешмә өчен:
«Зур шәһәр экологиясе» XXI халыкара форумының конгресс чарасы – Россиянең углерод нейтральлегенә ирешү юлы: дөньякүләм яссылыктан төбәк һәм корпоратив планга күчеш юлы.
Чараны оештыручылар: Федерация Советының Аграр азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты; «Равноправие» автоном коммерциясез оешмасы; Санкт-Петербургның Табигатьтән файдалану, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экология куркынычсызлыгын тәэмин итү комитеты.
Конгрессның төп бурычы – Россиянең климат үзгәрешенә җайлашуын һәм үзгәргән геоллогик сәяси һәм социаль-икътисадый вазгыятьне исәпкә алып, климат проектларын гамәлгә ашыру бурычларын хәл итү өчен тәҗрибә уртаклашу, Россия законнарын актуальләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү.