«Һава торышы гына үзгәрүчән булсын!» Александр Шадриков гидрометеорология өлкәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

Хөрмәтле гидрометеорология хезмәткәрләре!


Без һәрбер көнебезне диярлек һава торышы фаразыннан башлыйбыз. Бу иң мөһим яңалык булып тора. Чөнки шуңа таянып без үз планнарыбызны төзибез. Бу сезнең хезмәткә булган ышаныч билгесе буларак чагылыш таба һәм аның әһәмиятен билгели. Менә инде 188 ел дәвамында Россия метеорологлары, дәүләт куркынычсызлыгы һәм икътисад мәнфәгатьләрен яклау өчен, киләчәккә булган фаразлар белән эш итә. Татарстан метеорологиясенең ике йөз еллык тарихы бар. XIX гасырның беренче яртысында ук Казан федераль университеты профессорлары Казан округы территориясендә метеорология станцияләре төзи һәм һава торышы күренешләрен өйрәнә. Һәрвакыт эшкә әзер булу, фаразларны алдан әйтә алу, кеше гомере кебек кыйммәтләрне саклап калырга ярдәм итә. Чөнки төгәл метеорология анализларыннан, хисап һәм тикшеренүләреннән башка кеше гомере куркыныч астына куела. Быелгы Бөтендөнья метеорология көненең девизы – вакытыныннан алда кисәтү һәм вакытыннан алда эш итү. Ул очраклы рәвештә генә сайлап алынмады. Нәкъ тә менә өзлексез күзәтүләр нәтиҗәсендә, метеорологлар әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны булдырмый калу буенча оператив чаралар күрә, һава торышы турында вакытында кисәтә ала.  
Бу һөнәри бәйрәмегездә мин сезгә болытсыз киләчәк, гаиләгездә дә, эшегездә дә уңай һава торышы булуын телим, тормышыгызда бары тик һава торышы гына үзгәрүчән булсын. 

Татарстан Республикасы экология һәм

табигать ресурслары министры

А.В.Шадриков

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International