Документны РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы эшләгән һәм Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалаган.
Программа климатны, климат үзгәрешләренә һәм аларның нәтиҗәләренә җайлашу механизмнарын өйрәнүгә, шулай ук газларның әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтысын киметү буенча чаралар күрүгә багышланган фәнни технология карарлары булдыруга юнәлтелгән. Бу хакта Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Федераль фәнни-техника программасы түбәндәге өч юнәлешне үз эченә ала:
1. әйләнә-тирәлекнең һәм климатның торышын мониторинглау һәм фаразлау;
2. әйләнә-тирә мохиткә һәм климатка антропоген йогынтыны киметү;
3. халыкның экология системасын һәм икътисад тармакларын климат үзгәрешләренә яраклаштыру.
Халыкара дәрәҗәдә эшләнелгән, апробацияләнгән һәм кабул ителгән икътисад тармакларындагы түбән углерод технологияләрен куллану модельләре, шулай ук парник газларын йоту технологияләре программадан көтелгән нәтиҗәләр булып тора. Моннан тыш, парник газларын һәм углерод циклы агымнарын мониторинглау системасы да эшләнәчәк.
«Программа ярдәмендә экология нәтиҗәләрен һәм кешегә тискәре йогынты ясауны бәяләү методологиясе һәм кораллары, фәнни үзәк, модельләштерү системасы, илкүләм технология базасы да барлыкка киләчәк», - дип билгеләп үтте экология һәм табигать ресурслары министры Александр Козлов.
Белешмә:
Документ «Россия Федерациясенең экология үсеше һәм климат үзгәрешләре өлкәсендә дәүләт фәнни-техника сәясәтен тормышка ашыру чаралары турында» 76 нчы номерлы Россия Президенты Указы кысаларында әзерләнде.
Федераль бюджетта каралган акчалар хисабына программаны гамәлгә ашыруга бюджетта ассигнацияләнгән сумманың күләме - 5926,652 млн.сум, шул исәптән:
2021 ел өчен - 1528,413 млн.сум;
2022 ел өчен - 1517,613 млн.сум;
2023 ел өчен - 1489,213 млн.сум;
2024 ел өчен - 1391,413 млн.сум бүлеп бирелгән.
Финанслау чыганаклары: Россия Федерациясенең «Россия Федерациясе фәнни-технология үсеше», «Әйләнә-тирә мохитне саклау», «Табигать ресурсларын торгызу һәм куллану», «Урман хуҗалыгын үстерү», «Мәгарифне үстерү», «Сәнәгатьне үстерү һәм аның конкуренциягә сәләтлелеген арттыру» дәүләт программаларын, авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджет акчалары; Россия Федерациясе субъектлары бюджетыннан бүлеп бирелгән акчалар; бюджеттан тыш чыганак акчалары.
Элегрәк Хөкүмәт парник газларын чыгаруда түбән дәрәҗәгә ия булган Россиянең социаль-икътисади үсеш Стратегиясен 2050 елга кадәр раслады. Стратегиядә тасвирланган максатчан сценарий парник газларын чыгаруны киметкән очракта икътисадның үсүен күздә тота. 2050 елга аларның чиста эмиссиясе 2019 ел дәрәҗәсеннән 60% ка һәм 1990 ел дәрәҗәсеннән 80% ка кимер дип планлаштырыла. Бу сценарийны алга таба гамәлгә ашыру Россиягә 2060 елга углерод нейтральлегенә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.
2023 елдан башлап Россиядә предприятиеләр өчен мәҗбүри углерод хисаплылыгы системасын эшләтеп җибәрү планлаштырыла.