Татарстан ESG-рэкинг RAEX-Europe 2021 буенча Россиянең 10 төбәге арасына кертелгән

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

RAEX-Europe Европа рейтинг агентлыгы өченче ел рәттән Россиядәге төбәкләрнең үзенчәлекле ESG-рейтингын төзи. Бу экологик һәм социаль куркынычларны ачыкларга, шулай ук дәүләт идарәсе сыйфатын бәяләргә мөмкинлек бирә. Агентлык аналитиклары компанияләр эшчәнлеген өч төп блокны чагылдырган индикатор буенча бәяли. Алар түбәндәгеләр: Environment — әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясау, Social — персонал һәм җирле берләшмәләр һәм Governance – мәгълүматны ачыклау һәм идарә итү. ESG рейтингы куркынычлыкка бирешү дәрәҗәсенә ярашу һәм аны нивелирлаудан чыгып нәтиҗәлелеген билгеләү принцибына нигезләнә.

Агентлык рэнкингның яңартылган вариантын тәкъдим итә, ул икътисадның 24 тармагы һәм секторыннан Россиянең 155 компаниясен үз эченә ала. Бу исемлектә Татарстан Республикасы 4 урында тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International