Идел-Кама территориаль идарәсе экологлары законсыз төзелгән ясалма сулыкны ачыклады

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары даими мониторинглау кысаларында Балык Бистәсе районында РФ Су кодексының 65 статьясы  бозылу очрагын ачыклады. Рус Әшнәге авылында Әшнәк елгасының яр буендагы саклау полосасында балык үрчетү өчен эшләнгән ясалма буа табылган.  

Су объектын рөхсәтсез биләгән яки аннан билгеләнгән шартларны бозып файдаланган өчен урындагы затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.6 статьясы, «Су объектының яр буендагы саклау полосасын, су объектының су саклау зонасын хуҗалык һәм башка эшчәнлек чикләүләрен бозып куллану» Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.42 статьясындагы 1 өлеше буенча беркетмә төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International