ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта бу сорауларга Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Айрат Шиһапов җавап бирде.
2021 елда Министрлык инспекторлары тарафыннан табигатьне саклау законнарын бозуның 4465 очрагы ачыклана, 4078 беркетмә төзелә, 52 млн 365 мең сум күләмендә штраф салына. Судларга барлыгы суммасы 32 млн. 143 мең сумга җиткән дәгъва гаризалары җибәрелә. Күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча 898 суд эше карала. Айрат Шиһапов ассызыклаганча, Министрлык халык өчен хезмәт күрсәтә һәм бу шулай булып кала да. 2021 елда төрле элемтә каналлары буенча ведомствога республика халкыннан 6 284 мөрәҗәгать кабул ителә. Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендәге хокук бозулар, атмосфера һавасының сыйфатын, су саклау законнарын бозу халыкта аеруча борчу уята. Ведомствоның калдыклар белән эш итү өлкәсендәге күзәтчелек юнәлешләреннән берсе – каты көнкүреш калдыклары белән эш итүче региональ операторлар белән килешүләр төземәгән хуҗалык итүче субъектларга карата чаралар үткәрү. Узган ел әлеге хокук бозу турында 1192 хәбәр җибәрелгән, 407 беркетмә төзелгән. Су саклау законнарын бозуларны кисәтү кысаларында 464 хокук бозу очрагы ачыклана, 380 административ материал төзелә, 6 млн сумга якын штраф салына. Атмосфера һавасын саклау буенча узган ел 453 хокук бозу очрагы ачыклана, 427 административ материал төзелә, 1,5 млн сум күләмендә штраф салына.
ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, хәзер ведомствода дәүләт күзәтчелеген автоматлаштыру буенча эш дәвам итә. Тармакны цифрлаштыру инспекторларның эшен гадиләштереп кенә калмыйча, Министрлык эшчәнлеген тагын да аңлаешлырак итеп, коррупция куркынычларын да бетерергә мөмкинлек бирәчәк.
Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге ТР баш дәүләт инспекторы халыкны экологик агарту – мөһим бурыч дигән нәтиҗә ясый. Бу максат белән ведомство инспекторлары мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм башка белем бирү учреждениеләрендә даими рәвештә экология дәресләре үткәрә. 2021 елда гына да инспекторлар 150дән артык белем бирү учреждениесендә була һәм 1 меңнән артык экология дәресе уздыра.