Чаллыда яшәүчеләр 2 тоннага якын батарейка җыйганнар

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Чаллыдагы балалар бакчалары, мәктәпләр, югары һәм урта һөнәри уку йортлары 2 тоннага якын эшкәртелгән туклану чыганакларын җыйган. Министрлыкның Кама яны территориаль идарәсендә «Duracell белән батарейкалар тапшыр» дигән чираттагы табигатьне саклау акциясе узган. Чараның төп максаты – эшкәртелгән батарейкаларны аерым туплау, җыю һәм утильләштерү өлкәсендә пропаганда һәм агарту. Экологлар раславынча, батарейкалар үз зарядларын сарыф иткәч, аларны дөрес утильләштерергә кирәк, чөнки грунтка эләккән бер батарейка 20 квадрат метр туфракны һәм 400 литр суны пычратырга сәләтле. Бу хәл батарейкаларның күпчелегендә авыр металлар булуы аркасында килеп чыга, хәтта аз гына микъдарда да алар кеше сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин. «Мондый акцияләр һәм экоагарту чаралары даими үткәрелә. Алар үсеп килүче буынның экологик тәрбия һәм экологик белем дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итә», – дип билгели Кама яны ТИ белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International