Киләсе елга, гомуми суммасы 2 млн сум булган грантлар ярдәмендә, Татарстанда түбәндәге экологик проектлар гамәлгә ашырылачак:
Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе киләсе елга «Экорадио» проектын гамәлгә ашырачак. «Искатель» радиосының эфирында тыңлаучыларга экология темасына караган үзенчәлекле 60 программа тәкъдим ителәчәк.
А. И. Щеповских исемендәге әйләнә-тирә мохитне саклауга ярдәм итү буенча төбәк иҗтимагый фонды «Саф һава» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Ышаныч» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге территориясендә табигый шартларга якын торган ясалма табигый мәйданчыклар булдырачак.
«Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте «Безнең йортыбыз – Җир» дип исемләнгән бәйге уздырачак. Анда мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячеләре, мәктәп укытучылары, өстәмә белем бирү педагоглары һәм Җир Хартиясе принципларын пропагандалаучы һәвәскәр һөнәри берләшмә җитәкчеләре үз проектларын тәкъдир итәчәк.
Мәдәният һәм сәнгатьне үстерү буенча «АРТ Ресурс» коммерцияле булмаган автоном оешмасы «Планета 2020-20» дип аталган экологик спектакль куячак, аның телевизион версиясен тәкъдим итү дә каралган.
Татарстан Республикасы яшь галимнәр һәм белгечләр төбәк иҗтимагый хәрәкәте, үз проектын гамәлгә ашыру кысаларында, яшьләргә экологик һәм мәдәни тәрбия бирү дәрәҗәсен күтәрәчәк. Моңа өмәләр, фәнни-агарту конференцияләре һәм экскурсияләр оештыру керә.
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Игелек» җирле иҗтимагый фонды «Дуслык күле» авыл мәдәният һәм ял паркы» дип аталган проектын гамәлгә ашыруны дәвам итәчәк. Биредә җәйге кафелар һәм ландшафтлы клумбалардан торган 6 ял итү зонасы барлыкка киләчәк.
Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы күпләр яратып өлгергән «PRoЭКо» проектын дәвам итәчәк. Аның кысаларында белем бирү чаралары, экскурсияләр узачак, нәтиҗәләр буенча зур республика конференциясе оештырылачак.
Бәйге комиссиясе утырышы беркетмәсе белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/konkurs-so-nko-2020-2021-gg-5424909.htm .