15 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллияте базасында Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының «Әйләнә-тирә мохитне саклау» компетенциясе буенча 2021/2022 еллар чемпионаты циклының I этабы уза. «16 яшьтән 22 яшькә кадәр»ге категориядә республикабызның төрле – Казан, Түбән Кама, Бөгелмә һәм Чистай шәһәрләреннән 8 студент катнашкан.
Чемпионатта катнашучыларны ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел Татарстан Республикасы беренче тапкыр «Әйләнә-тирә мохитне саклау» экология компетенциясендә катнашкан. «Безнең дөньяда эколог һөнәре аерым әһәмияткә ия булды һәм шуңа күрә әлеге компетенция безнең өчен бик мөһим һәм кирәк. Сезгә барлык сынауларны уңышлы узуыгызны һәм Татарстан Республикасын федераль дәрәҗәдә лаеклы тәкъдим итүегезне телим!» – дип өстәде министр урынбасары. Шулай ук ул Министрлыкның конкурсантларга һәм яшь профессионалларны әзерләүдә ярдәм итүен дә ассызыклады.
Татарстан Республикасында Чемпионат ноябрь-декабрь айларында «16 яшьтән 22 яшькә кадәр»ге категория конкурсантлары өчен 156 компетенция буенча, шулай ук «WorldSkills Juniors» юнәлеше буенча 101 компетенция буенча уза, анда «16 яшьлек һәм аннан да яшьрәк» конкурсантлар катнаша.
Нәтиҗәләр ясау һәм чемпионатны ябу 2021 елның 4 декабрендә онлайн-форматта узачак.