Дөрес итеп аер! Буа укучыларын калдыкларны аерым җыюга өйрәткәннәр

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

Буа шәһәренең 5нче гимназиясендә ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре «Безнең белән аер» дигән экологик дәрес үткәргән. Чараның төп максаты – мәктәп укучыларында табигатькә сакчыл караш тәрбияләү һәм калдыклар белән дөрес эш итәргә өйрәтү. Балалар чүпне ни өчен, ә иң мөһиме – чүпне ничек дөрес итеп сортларга аерырга кирәклеген белгәннәр, аларның күпме еллар дәвамында таркалуы һәм эшкәртелгән чималдан нәрсәләр эшләнүе турында мәгълүмат алганнар. Балаларны калдыкларны фракцияләргә бүлү нигезләре белән таныштырганнар, ребуслар һәм мәсьәләләрне бергәләп чишеп, соңрак гимназистлар әйләнә-тирәлекне саклау буенча идеяләрен тәкъдим иткәннәр һәм үзләренең нинди табигать саклау акцияләрендә катнашулары турында сөйләгәннәр. Инспекторлар шулай ук «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы турында да сөйләгәннәр, аның ярдәмендә балалар табигать саклау өлкәсендә закон бозу очраклары турында хәбәр итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International