Бизнеска гамәлдәге законнар таләпләре турында оператив мәгълүмат бирү максатында республикада ТР Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы инициативасы белән оештырылган «Сыналган бизнес» интернет-ресурсы эшли.
Проектта контроль (күзәтчелек) органнары белән хезмәттәшлек җайга салынган, алар проблемалы мәсьәләләргә җентекле аңлатмалар бирә, типик хокук бозулар һәм аларны булдырмау ысуллары турында мәгълүмат белән уртаклаша. Шуның аркасында, https://provbiz.ru/ сайтында тикшерүләр үткәрү буенча гамәли киңәшләрне үз эченә алган файдалы белемнәрнең уникаль базасы тупланган. Ресурста 1 100 якын тәртип бозу һәм аларны булдырмау ысулы бар. Шулай ук сайтта эшкуарларда барлыкка килә торган хәлләр буенча 3 500 артык сорау-җавап җыелган.
«Сыналган бизнес» интернет-ресурсы – эшкуарлар өчен контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә файдалы белемнәрнең һәм сервисларның цифрлы платформасы.