Түбән Кама шәһәрендә һәм Түбән Кама районында атмосфера һавасы пычрануга контроль көчәйтелде

2021 елның 22 октябре, җомга

Түбән Кама шәһәрендә һәм районында атмосфера һавасы пычрануга контроль буенча 5 автомат станциянең 4се, шулай ук күчмә экологик лаборатория (ПЭЛ) формальдегид концентрацияләрен билгеләү буенча иң заманча экологик-аналитик җиһаз белән тәэмин ителде. Моннан тыш, бер автомат станция предприятиеләр эшчәнлеге нәтиҗәсендә һавага чыга торган, хәтәрлеге буенча II класска караган куркыныч матдәләрнең этилен окисен билгели торган җиһазлар белән тәэмин ителде. 

Шулай ук Министрлыкның Кама аръягы территориаль идарәсенең экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлегенең стационар лабораториясе дә өстәп җиһазландырылды. Биредә һавада очып йөри торган органик матдәләр концентрациясен үлчәү өчен яңа комплекс урнаштырылды, ә күчмә контроль-күзәтчелек чаралары өчен портатив газ хроматографы сатып алынган. Ул атмосфера һавасындагы 59 пычраткыч матдәнең концентрациясен һәм сәнәгый ташландыклар концентрациясен билгеләргә мөмкинлек бирә.

Станцияләрне һәм лабораторияләрне җиһазлауга 35 миллион сум бүлеп бирү карары Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә ведомствоара эшче төркем утырышы нәтиҗәләре буенча кабул ителде.

Исегезгә төшерәбез, Түбән Кама эре сәнәгать шәһәре булып тора һәм югарыда санап үтелгән эшләрне вакытында башкару кирәк иде, чөнки, атмосфера һавасындагы билгеләнә торган матдәләр исемлегенең артуы исәпкә алып, күзәтчелек эшчәнлеге буенча үткәрелә торган үлчәүләр саны да сизелерлек артачак.

Белешмә: Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәрендә һәм Түбән Кама муниципаль районында атмосфера һавасы пычрануга контроль буенча 5 автомат станциядән һәм 1 күчмә экологик лабораториядән торган территориаль күзәтчелек системасы (ТСН) формалаштырылды. Автомат станцияләр һәм ПЭЛ 36 пычраткыч матдә һәм 5 метеопараметр билгеләүне тәэмин итүче заманча экологик-аналитик җиһазлар белән җиһазландырылган. Ел саен өзлексез контроль системасы барышында 1 млн. артык үлчәү ясала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International