Экологлар күрсәтмәсе үтәлмәгән. Эш материаллары Әлмәт шәһәренең җәмәгать судына җибәрелде

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары «Халык контроле» мәгълүмати системасы ярдәмендә Әлмәт шәһәренең Геофизика урамында төзелеш калдыклары ташланган санкцияләнмәгән чүплек барлыгын ачыклады. Чүпләнгән территориянең гомуми мәйданы – 1200 кв.м.

Юридик затка карата «Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү» Административ хокук бозулар турында РФ кодексы 8.2 статьясының 1 өлеше буенча беркетмә төзелде, шулай ук 100 мең сум күләмендә штраф билгеләнде һәм хокук бозуны 30 көн дәвамында бетерүгә күрсәтмә бирелде. Күрсәтмәнең үтәлмәвен күздә тотып, экологлар тарафыннан «Административ хокук бозу турындагы эшне караган орган карары буенча административ хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү буенча чаралар күрү» Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.6 статьясы буенча беркетмә төзелде. Эш материаллары карап тикшерү өчен Әлмәт шәһәренең җәмәгать судына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International