Казан шәһәренең Локомотив комлыгында территорияләрне чистарту буенча экологик акция узды

2021 елның 17 сентябре, җомга

Чара «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында оештырылды. 

Акциядә 50 битараф булмаган кеше – 94 нче һәм 2 нче гимназия укучылары, активистлар, волонтерлар катнашты. «Барлыгы 60 капчык чүп-чар җыелды, калдыкларның зур өлеше – пыяла һәм пластик шешәләр. Ярдагы габаритлы табылдыклардан 8 автомобиль покрышкасы һәм зур күләмдәге металл әйберләр булуын билгеләп үтәргә мөмкин», - дип хәбәр итте активистлар.  А.А.Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды дайверлары су төбеннән тимер корылмалар, резин итек һәм пластмасса реклама щитының бер өлешен күтәрде.

«Сүз уңаеннан, мин су төбеннән чыгарган тимер турникет кабырчыклар белән капланган иде, димәк, су астында бик озак яткан. Барыгызны да табигатьтә үз-үзеңне тотуның гади кагыйдәләрен үтәргә һәм тиешле булмаган урыннарда чүп-чар ташламаска чакырабыз», – дип мөрәҗәгать итә татарстанлыларга дайвер Максим Астахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International