ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Бу көннәрдә Мәскәүдә “РосПромЭко-2014” дигән индустриаль-экологик форум һәм “Тотрыклы үсешне тәэмин итү максатларында ресурсларны саклау” күргәзмәсе бара. Максатлары – товарларның чимал табудан алып калдыкларны утильләштерүгә кадәр булган барлык яшәү баскычларында әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыларны киметү һәм кисәтү өлкәсендәге Россия һәм чит ил эшләнмәләрен күрсәтү.

8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсуслашкан аналитик контроль инспекциясендә Идел-Кама территориаль идарәсе СИАК белгечләре өчен техник уку үткәрелде. Чараның максаты – СИАК белгечләрен 2015 елгы аккредитациягә әзерләү иде. Уку барышында гамәлдәге милли аккредитация системасының законнар базасы өйрәнелде, Үзәк СИАК белгечләре өчен һава һәм индустриаль ташландык пробаларын алу, зур күләмле һәм күпләп ташлауларның параметрларын үлчәү һәм исәпләү буенча практик шөгыль үткәрелде.
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Коррупциягә каршылык комиссиясе утырышы булып узды, ул Халыкара коррупциягә каршылык көненә багышланган иде.
Утырышта шундый темалар тикшерелде:
1. Халыкара коррупциягә каршылык көне буенча белешмә (“коррупция” төшенчәсенең, аңа каршы көрәш көненең барлыкка килүе, Россиядә коррупциянең торышы).
2. Татарстанның Антикоррупцион программасын 2014 елның 11 аенда тормышка ашыру, Министрлыкның вазифалы затларының коррупцион эшчәнлегенә күзәтчелек нәтиҗәләре, бу эштә хәбәр чараларын, шул исәптән Интернетны һәм “Ышаныч телефонын”, гражданнарның һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрен куллану.
3. 2014 елда территориаль идарәләрдә коррупциягә каршылык политикасын тормышка ашыру.
4. “Дәүләти һәм муниципаль хаҗәтләр өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алуда контракт системасы турындагы” 05.04.2013 № 44 ФЗ федераль законын 2014 елның 11 аенда үтәү нәтиҗәләре.
Киңәшмәдә шулай ук Коррупциягә каршылык комиссиясенең 2015 елга эш планы расланды.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Министрлык хезмәткәрләре өчен “Тирә-юньдәгеләр ришвәт вәгъдә итү я бирергә теләү дип яисә ришвәт алырга ризалык я аны сорау дип кабул итәргә мөмкин булган тәртип турында” дигән белешмәлек әзерләнде
Бүген экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Татарстанның дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталын куллану буенча конкурста актив катнашучыларга Министрлыкның рәхмәт хатларын тапшырды. Конкурс 2014 елның 19 маеннан 30 ноябренә кадәр үткәрелгән иде.
Конкурста җиңеп чыктылар:
1 урын – Сиринә Ибәтуллина, хәбәр чаралары белән бәйләнешләр секторының башкаручы белгече;
2 урын – Эльвира Нуриева, Кама буе территориаль идарәсе махсус инспекциясенең башкаручы белгече;
3 урын – Лилия Гыйззәтуллина, информация системаларын һәм информатизацияне үстерү бүлеге башлыгы.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре “Татнефть” ААҖнең Тукай районындагы нефть базасында мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системасын карадылар.
Бүген автоягулык станцияләрен (АЗС) шундый системалар белән җиһазлауны компанияләр ике төп вариантта торышка ашыра. Беренчесе – мотор ягулыгын тоту һәм рекуперацияләү системалары белән турыдан-туры АЗСларны җиһазлау. Икенчесе – нефть продуктларын резервуарларга агызганда бензин парларын автоцистернага кайтаручы рециркуляция системалары урнаштыру, шулай ук нефть базаларында ягулыкны автоцистерналарга герметик рәвештә астан тутыру һәм нефть продуктлары парларын рекуперацияләү. Икенче вариант, атмосфера һавасының башлыча ягулык резервуар-ларыннан “зур сулыш” дип аталган залплы чыгарулар пычратканны исәпкә алып, проблемаларны АЗСларда гына түгел, нефть базаларында да чишүне күздә тота.

5
декабрь, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында экология министры урынбасары – Татарстанның әйләнә-тирәлекне саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов, Районара Казан Табигать саклау прокуратурасы прокуроры урынбасары Равил Әхмәтҗанов Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексына (КоАП) 2014 елның 15 ноябрендә кертелгән үзгәрешләр уңаеннан әйләнә-тирәклене саклау буенча дәүләт инспекторларының вәкаләтләре турысында техник өйрәтү үткәрделәр. Чара видеоконференция режимында, Министрлыкның территориаль идарәләре җитәкчеләре һәм инспекторлары катнашында узды.

4
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген К(И)ФУда нефть һәм газ геологиясе кафедрасының 60 еллыгына багышланган юбилей чаралары булып узды. Аларда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Тимур Акчурин да катнашты. Ул, министр Артем Сидоров исеменнән, К(И)ФУның Геология һәм нефть-газ институтының нефть һәм газ геологиясе кафедрасы коллективына, мәгариф һәм геология фәне системасын, Татарстанның нефть-газ тармагын үстерүгә керткән зур өлешләре өчен Мактау грамотасы тапшырды.
Бүген Мәскәүдә “Су объектларын куллануны һәм саклауны көйләү, су фонды ярларының һәм җирләренең хокукый режимы” дигән бөтенроссия конгрессы уздырыла. Аның эшендә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров та катнаша.
Чара программасына Россиядә су хуҗалыгының закончалык нигезләрен, су объектлары һәм гидротехник корылмалар биләп торган җирләрнең әйләнеш үзенчәлекләрен тикшерү, су объектларын, яр буйларын, су саклау һәм санитария зоналарын куллану һәм саклау белән бәйле бәхәсләрне чишү практикасын карау кертелгән. Мәсьәләләр Россия һәм чит илләр тәҗрибәсенә нигезләп тикшерелә. Конференция барышында шулай ук “Россиянең
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Информация системаларын үстерү һәм информатизация бүлеге башлыгы Лилия Гыйззәтуллина туган көнен билгеләп үтә. Ул министрлыкта 2005 елдан бирле эшли, башта Төп эшчәнлекне хезмәтләндерү махсус инспекциясендә 1 категорияле белгеч иде. Узган айда “Татарстанның иң яхшы дәүләти гражданлык хезмәткәре” конкурсының “Дәүләт органнары эшчәнлеген оештыру, мәгълүмәт, документлар белән, финанс-экономик һәм башка яктан тәэмин итү” номинациясендә җиңүче булды.
Экология министрлыгы коллективы аны туган көне белән котлап, ныклы сәламәтлек, бәхет һәм йортында иминлек тели.
Бу көннәрдә Санкт-Петербургта “Калдыклар рециклингы” дигән фәнни-гамәли конференция бара. Чарада тармак бизнесы вәкилләре, галимнәр, экспертлар, дәүләт хезмәткәрләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша. Аның кысаларында Россиядә икенчел чимал рециклингы нигезендә яңартмалы ресурслардан материаллар җитештерү тармагын тизлектә төзү һәм үстерү мәсьәләләре тикшерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International