К(И)ФУда нефть һәм газ геологиясе кафедрасының 60 еллыгына багышланган юбилей чаралары булып узды

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген К(И)ФУда нефть һәм газ геологиясе кафедрасының 60 еллыгына багышланган юбилей чаралары булып узды. Аларда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Тимур Акчурин да катнашты. Ул, министр Артем Сидоров исеменнән, К(И)ФУның Геология һәм нефть-газ институтының нефть һәм газ геологиясе кафедрасы коллективына, мәгариф һәм геология фәне системасын, Татарстанның нефть-газ тармагын үстерүгә керткән зур өлешләре өчен Мактау грамотасы тапшырды.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International