Экология министры Артем Сидоров су объектларын куллану һәм саклау мәсьәләләре буенча бөтенроссия конгрессында катнаша

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген Мәскәүдә “Су объектларын куллануны һәм саклауны көйләү, су фонды ярларының һәм җирләренең хокукый режимы” дигән бөтенроссия конгрессы уздырыла. Аның эшендә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров та катнаша.
Чара программасына Россиядә су хуҗалыгының закончалык нигезләрен, су объектлары һәм гидротехник корылмалар биләп торган җирләрнең әйләнеш үзенчәлекләрен тикшерү, су объектларын, яр буйларын, су саклау һәм санитария зоналарын куллану һәм саклау белән бәйле бәхәсләрне чишү практикасын карау кертелгән. Мәсьәләләр Россия һәм чит илләр тәҗрибәсенә нигезләп тикшерелә. Конференция барышында шулай ук “Россиянең су законнарын үстерүнең проблемалары һәм тенденцияләре. Ярлар режимы” дигән темага түгәрәк өстәл уздырылачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International