ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

18 февральдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында ((Павлюхин ур. 75, 209 каб.) 16.00-19.00дә Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрләре өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрелә. Белгечләр хуҗалык итү һәм бүтән эшчәнлек нәтиҗәсендә калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, зарарсызлау һәм урнаштыру турында 2016 елның 1 мартына кадәр бирелергә тиешле хисапларга бәйле сорауларга җавап бирәчәк. Региональ дәүләти экологик күзәтчелек астындагы объектлар Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына, ә федераль кимәлдәге кече-урта эшмәкәрлек субъектлары – Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсенә калдыклар буенча ел саен хисап материаллары бирергә тиешле. Хисаплар эшмәкәрдә нинди калдыкларның

“Европаның әйләнә-тирәлеге” 8нче министрлар конференциясенең Россия Табигать министрлыгы һәм Росгидромет катнашында әзерлән­гән барлык йомгаклау документлары проектлары БМОның Европа экономика комиссия­сенең Экологик политика комитетының Женевада узган махсус әзерлек сессиясендә расланды. Конференция 2016 елның 8-10 июнендә Грузиянең Батуми шәһә­рендә узачак. Ул югары кимәлле төп бөтеневропа табигать саклау чарасы булып тора.

Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү буенча экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәгән, җир өстенә сөт продукцияләре җитештерү калдыкларын түккән өчен “ЗМК” акционерлык җәмгыятенең Буа шәһәрендә урнашкан сөт комбинаты җәзага тартылачак. Пычранган туфракның мәйданы 300 кв.м, тирәнлеге 20 см. Татарстан Экология һәм табигый


9
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары, Татарстан Районара табигать саклау прокуратурасы белгечләре белән бергә, “Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖен тикшерде. Бу оешманың чистарту корылмаларын табигать саклау законнарын бозып эксплуатацияләве ачыкланды. Вазифалы затка РФ КоАП 7.6 статьясы (“Су объектны башбаштак биләү я аннан билгеләнгән шартларны бозып файдалану”), РФ КоАП 8.1 статьясы (“Шәһәр төзү эшчәнлеген башкарганда һәм предприятиеләрне, корылмаларны я бүтән объектларны эксплуатацияләгәндә экологик

Россия Табигать министрлыгының “Әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясаучы объектларның кодларын формалаштыру һәм аларны ярашлы объектларга беркетү тәртибен раслау турындагы” боерыгы Россия Юстиция министрлыгында расланды, диелгән Россия Табигать министрлыгының рәсми сайтында. Боерык объектларга вакыт белән кабатланмый һәм шул объект бетерелгәнче сакланырга тиешле уникаль номер – объект коды беркетү тәртибен билгели. Шуның белән әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясаучы объектлар турында дөрес белешмәләр алуны

Талантлы яшьләр, яшь галимнәр, балалар һәм яшьләр оешмалары активистлары VI “Безнең Татарстан” республика яшьләр форумында катнаша ала. Гаризалар 29 февральгә кадәр кабул ителә. Анда “Инновацияләр  территориясе”, “Архитектура һәм сәнгать территориясе”, “Эшмәкәрлек территориясе”, “Игелек территориясе”, “Куркынычсызлык территориясе”, “Спорт территориясе”, “Мәгълүмәт территориясе”, “Туган як территориясе”, “Тынычлык һәм татулык территориясе”, “Яшьләр территориясе” дигән 10 тематик мәйдан булачак. Иң яхшы проект һәм идеяләр Форумның финал күргәзмәсендә Татарстан җитәкчелегенә күрсәтеләчәк 

Республика халкының табигать саклау законнары бозылу турында кайнар линия теле­фоны, электрон почта, “Халык контроле” дәүләти мәгълүмәт системасы, “Мәктәп эко­патруле”  мобиль кушымтасы аркылы биргән барлык хәбәрләре Республика иҗтима­гый экологик кабулиятенә керә. Файдалы казылмаларны законсыз чыгару, рөхсәтсез чүплек­ләр, су объектына баруны чикләүләр, сулыкка, туфракка пычраткыч матдәләр ташлау, атм

Татарстан территориясендә табигать саклау законнары бозылу турында хәбәр бирүчегә моңарчы 1 мең сум түләнә иде, ә 2016 ел башыннан алып 1.5 мең сум түләнә башлады. Түләүле хәбәрләрнең исемлеге дә киңәйде – рөхсәтсез чүплекләр һәм файдалы казылмаларны законсыз чыгарудан тыш, хәзер гражданнарны тулай кулланыштагы су объектына, аның яр буена үткәрмәү, су объектының су саклау зонасында хуҗалык итү һәм башка эшчәнлек, җир бозу

Яшь экологлар, биологлар, географлар һәм журналистлар “Кеше һәм биосфера” дигән Ерак Көнчыгыш еллык экологик яшьләр конкурсында катнашырга чакырыла. Чара Россия Фәннәр Академиясенең Ерак Көнчыгыш бүлекчәсенең Биология-туфрак институтында 31 марттан 1 апрельгә кадәр үткәрелә. Быел ул халыкара статуслы, чөнки анда Азия-Тын Океан төбәге илләренең мәктәп балалары һәм студентлары да катнашачак.

Конференция-конкурста үзләренең тикшеренү эшләрен һәм проектларын тәкъдим итүче 7-22 яшьләрдәге балалар

Документ буенча, объектларны дәүләти исәпкә салу өчен нигез булып үзендә объект, аның әйләнә-тирәлеккә йогынтысы турында тулай белешмәләр, рөхсәт документлары булу турында һәм объектның әйләнә-тирәлекне саклау чаралары күрүе турында белешмә­ләр булган гариза тора. Расланган формада эшмәкәрләр бирә торган белешмә­ләрнең тулы­лыгын исәпкә алып, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы боерыгы белән, юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең атмосфера һавасына чыга­рыла торган зарарлы матдәләр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International