18 февральдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында ((Павлюхин ур. 75, 209 каб.) 16.00-19.00дә Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрләре өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрелә. Белгечләр хуҗалык итү һәм бүтән эшчәнлек нәтиҗәсендә калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, зарарсызлау һәм урнаштыру турында 2016 елның 1 мартына кадәр бирелергә тиешле хисапларга бәйле сорауларга җавап бирәчәк. Региональ дәүләти экологик күзәтчелек астындагы объектлар Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына, ә федераль кимәлдәге кече-урта эшмәкәрлек субъектлары – Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсенә калдыклар буенча ел саен хисап материаллары бирергә тиешле. Хисаплар эшмәкәрдә нинди калдыкларның ни күләмдә барлыкка килүен, ул калдыкларның килешүләргә ярашлы рәвештә нинди махсус оешмаларга бирелүен анык аңлар өчен кирәк. Хисаплар 1 мартка кадәр бирелмәгән очракта кече-урта эшмәкәрлек субъектына карата Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 8.2 статьясына ярашлы, төрле инстанция судлары хуплаган җаваплылык чаралары кулланыла – юридик затларга 100-250 мең сум, шәхси эшмәкәрләргә 30-50 мең сум штраф кулланыла.
Тулырак белешмәләр Министрлык сайтының “Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының хисаплылыгы” бүлегендә.
Министрлыкның матбугат хезмәте