29 февральгә кадәр VI республика яшьләр форумында катнашуга гаризалар кабул ителә

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

Талантлы яшьләр, яшь галимнәр, балалар һәм яшьләр оешмалары активистлары VI “Безнең Татарстан” республика яшьләр форумында катнаша ала. Гаризалар 29 февральгә кадәр кабул ителә. Анда “Инновацияләр  территориясе”, “Архитектура һәм сәнгать территориясе”, “Эшмәкәрлек территориясе”, “Игелек территориясе”, “Куркынычсызлык территориясе”, “Спорт территориясе”, “Мәгълүмәт территориясе”, “Туган як территориясе”, “Тынычлык һәм татулык территориясе”, “Яшьләр территориясе” дигән 10 тематик мәйдан булачак. Иң яхшы проект һәм идеяләр Форумның финал күргәзмәсендә Татарстан җитәкчелегенә күрсәтеләчәк һәм профильле министрлык һәм тармаклардан ярдәм йомышлары исемлегенә кертеләчәк. Максат – Татарстан балалары һәм яшьләренең интеллектуаль-иҗади потенциалын нәтиҗәле үстерү һәм тормышка ашыру системасы нигезе буларак Татарстан яшьләренең киң даирә сорауларын тикшерү, талантлы яшьләрнең социаль әһәмиятле, инновацион, иҗтимагый файдалы идеяләрен һәм проектларын күрсәтү, тикшерү, бәяләү өчен шартлар тудыру.

Теркәлү һәм тулырак белешмәләр – Форумның www.forumtatarstan.ru сайтында.

Экология өлкәсендәге проектларны теркәү мәсьәләләре буенча (843) 2676811, 2642367 телефоннарына шалтыратырга.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International