13нче апрельдә Сочида III Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасы кысаларында Россиядә парник газлары чыгармалары турында оешмаларның мәҗбүри хисап системасын кертүгә әзерлеккә багышланган семинар була. Мероприятие әйләнә-тирә мохитне саклауның икътисадый аспектлары буенча Ведомствоара эш төркеме карары нигезендә, Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы һәм “Эшлекле Россия” гомумроссия иҗтимагый оешмасы булышлыгы белән уздырыла.
Автошәһәр мәктәпкәчә учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм мәктәпләрендә укучылар әйләнә-тирә мохитне үзенчәлекле итеп яраталар. Табигый ресурсларны саклауга битараф булмаган мөнәсәбәтләрен алар иҗади чыгышлар аша күрсәтте. Әйләнә-тирә мохиткә багышланган сәнгать композицияләре “КамАЗ” мәдәният үзәгендә экологик агитбригадалар конкурсында күрсәтелде. “Яшел” концертта Шүрәле һәм Кикимора, шалкан үстергән Бабай һәм Әби, мәшһүр өч рус баһадиры һәм башка күп кенә кызыклы персонажлар катнашты.
Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары “ТР Экологик кодексына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проектын карадылар, кодексны республика әһәмиятендәге дендрология парклары һәм ботаника бакчалары оештыру тәртибен регламентлый торган маддә белән тулыландырдылар, дип хәбәр ителә ТР Дәүләт Советының рәсми сайтында.
Ел саен 22нче мартта Бөтендөнья су көне яки Бөтендөнья су ресурслары көне билгеләп үтелә. Бу көн җәмәгатьчелекнең игътибарын су объектларының хәленә һәм аларны торгызу һәм саклау белән бәйле проблемаларга җәлеп итүгә юнәлтелгән. Экологик бәйрәмне үткәрү идеясе беренче тапкыр Берләшкән Милләтләр Оешмасының 1992 елда Рио-де-Жанейрода булган Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм үстерү буенча конференциясендә (ЮНСЕД) яңгырый.
Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Рөстәм Камалов «Экология» VIII Халыкара форумында катнашты. Мероприятие Мәскәүдә «Рэдиссон Ройал, Москва» отеленың конгресс-парк мәйданчыгында узды. Форум “Бердәм Россия” партиясенең “Санкт-Петербург – Россиянең диңгез башкаласы” проекты кысаларында үтте. Мероприятиенең эшлекле программасы әйләнә-тирә мохитне саклау һәм калдыклар белән эш итү өлкәсендә норматив-хокукый җайга салу, су-коммуналь хуҗалык системасын модернизацияләү, эчәргә
1971 елдан бирле һәр елны 21 мартта Халыкара урман көне билгеләп үтелә. Аны башкача Бөтендөнья урманнар саклау көне дип тә атыйлар. Бу көнгә Берләшкән Милләтләр оешмасының 23нче Генераль Ассамблеясында Европа Авыл Хуҗалыгы Конфедерациясе инициативасы белән нигез салына.
Татарстанда январь-февраль эчендә суд приставлары экологик закон бозулар өчен 1,5 миллион сум түләттеләр һәм 265 башкарма эшне яптылар дип хәбәр ителә Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе рәсми сайтында. Мәсәлән, Азнакай бүлегенң суд приставлары махсус техникага арест төрендә мәҗбүри чара кулланып, нефть һәм газ скважиналары төзү һәм ремонтлау белән шөгыльләнүче предприятиедән республика Табигатьтән файдалану идарәсе файдасына 120 мең сум түләттеләр. Чистайда, шулай ук түләтүне бурычлы оешма мөлкәтенә әйләндергәч, экологик закон бозган өчен, 100мең сумнан артык түләү кертелде.
Экология елында Яшьләр өчен Россия дәүләт китапханәсе һәм Россия Дәүләт гавами фәнни-техник китапханәсе гамәлләрнең бердәм көне форматында “Экологик белемнәр көне” Бөтенроссия акциясен үткәрәләр, ул 15 апрель – Халыкара экологик белемнәр көненә багышлана. Чара Россия Табигать министрлыгы һәм Россия Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән үткәрелә.
Һаваның сыйфаты кеше сәламәтлегенә йогынты ясыймы? Атмосфера һавасының пычрану дәрәҗәсен ничек билгеләргә? Анализ үткәрү өчен нинди приборлар кирәк? Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә экскурсиядә балаларның кызыксынучанлыгы чиксез иде.