Һаваның сыйфаты кеше сәламәтлегенә йогынты ясыймы? Атмосфера һавасының пычрану дәрәҗәсен ничек билгеләргә? Анализ үткәрү өчен нинди приборлар кирәк? Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә экскурсиядә балаларның кызыксынучанлыгы чиксез иде. Атмосфера һавасына аналитик контрольнең автомат станциясе белән танышу кысаларында инспектор-экологлар Әлмәтнең 64нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең сорауларына туктаусыз җавап бирделәр. Нәниләрне барыннан да бигрәк гаҗәеп үлчәү приборлары кызыксындырды. “Станция һәр көн атмосфера һавасына контроль үткәрә. Һавада пычранулар яки зарарлы катнашмалар булса, әлеге хәл турында шунда ук сигнал килә. Аннан соң экологлар сәбәбен һәм пычрату чыганагын ачыклый”, - дип сөйләде Көньяк-Көнчыгыш ТИ инспекторлары балаларга.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен әйләнә-тирә мохитне саклау буенча белем бирү чаралары даими үткәрелә. Алар табигый ресурсларга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелгән.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте