ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Экологлар су пробаларын нинди приборлар белән ала? Микъдари химик анализ нәрсәдән гыйбарәт? Һавада концентрацияләрнең рөхсәт ителгән чиктән артып китүе нәрсәгә китерергә мөмкин? Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны Арча районы Лесхоз мәктәбе укучылары Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының аналитик контроль буенча махсуслаштырылган Үзәк инспекциясенә экскурсиядә белделәр.

“Агачлар – тере табигать һәйкәлләре” фотоконкурсында катнашуга заявкалар кабул ителә, анда Россия Федерациясендә яшәүче 18 яше тулган кешеләр катнаша ала.

Катнашу өчен http://rosdrevo.ru/request/photo-contest/ сайтында теркәлергә һәм 2018 елның 1 августына кадәр фотоэшне җибәрергә кирәк. Конкурска төсле һәм монохром фотографияләр (аклы-каралыларны да кертеп) кабул ителә, алардагы предмет булып Программаның Сертификация комиссиясе тарафыннан тере табигать һәйкәлләре дип танылган агачлар тора, андый агачларның исемлеге белән түбәндәге сылтама буенча танышып була: http://rosdrevo.ru/derevya-pamyatniki-zhivoy-prirody-spisok).

2017 елның 12-14 декабрендә «Крокус Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә әйләнә-тирә мохитне саклау буенча V Бөтенроссия съезды булачак. Тиешле боерыкка Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской кул куйды.


1
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсының старт алуы турында игълан итә. Бурычлары табигать сакларга өйрәтү булган иң экологияле предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә битараф бумаган җәмәгатьчеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Экология министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булган журналистлар конкурста катнашырга чакырыла.

Эшләр түбәндәге төркем һәм номинацияләр буенча кабул ителә:

Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр:

Түбән Кама районыныда Каракүл күле буенда рәшәткәле металл койманы сүттеләр. Әлеге корылма гражданнарның су объекты янына ирекле үтә алуын чикли иде. Табигать саклау өлкәсендә закон бозуны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Кама районының су саклау зоналарын тикшерү барышында ачыкладылар. Экологлар койманың сулыктан тиешле 20 метр урынына бары тик 3 метр гына ераклыкта урнашканлыгын билгеләде. Су кодексының 6 ст. 6 п. нигезендә, яр сызыгы (су объектының чикләре) буйлап җир полосасы гомуми кулланылыш өчен билгеләнә.

ЭКОмәгърифәт мәсьәләләре турында фикер алышу, икенчел чималдан әйберләр ясау буенча мастер-класслар, Акташ упкыны күленә экскурсия. “Авыл мәктәбе кысаларында укучыларга экологик тәрбия бирү” семинары вакытында Әлмәт укучылары әлеге һәм башка чараларда катнашты. Үсеп килүче буында экологик культура формалаштыру буенча тәҗрибә белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре уртаклашты.

Халыкның игътибарын республика экологиясе мәсьәләләренә җәлеп итү һәм аларны чишү юлларын табу. Шундый максат белән Яр Чаллыда мәктәп укучыларының “Экология, шәһәр һәм без” дигән республика фәнни-гамәли экологик конференциясе узды. Мероприятиедә республиканың 180нән артык укучысы һәм педагогы катнашты, алар үзләренең эзләнү эшләрен түбәндәге секцияләрдә тәкъдим итте

Экология һәм география өлкәсендә милли “Хрусталь компас” премиясе алу өчен заявкалар кабул итү башланды. Россия Федерациясе һәм башка дәүләтләрнең 2017 елда география һәм экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә проектларны тормышка ашырган гражданнары, иҗади берлекләре, илебез һәм чит ил оешмалары һәм предприятиеләре номинантлар була ала.


31
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Иделне савыктыру проекты турында сөйләштеләр. Россия Президенты Владимир Путин поручениесе нигезендә, РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы тарафыннан Россиянең 15 субъекты белән бергә “Идел елгасын саклау һәм аның пычрануын булдырмый калу” өстенлекле проекты паспорты формалаштырылды (кыскача атамасы “Иделне савыктыру”).

“Узган еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, әлеге проект – гражданнарның игътибарын экология мәсьәләләренә җәлеп итүнең нәтиҗәле коралы, - диде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. – Яшь буынның чиста һәм тирән карашы, бирү формаларының төрлелеге - мәгълүматны төрле яшьтәге кешеләргә җиткерүнең бик яхшы ысулы. Ел саен конкурсның географиясе киңәя бара һәм катнашучылар саны арта, бу проектның әһәмияте үскәннән үсә баруы турында сөйли”.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International