Тулы куәтенә җыештыру эше бара. "ЭКОяз" акциясенә 2 меңнән артык түбән камалы кушылды

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

2 меңнән артык түбән камалы "ЭКОяз-2018" чарасына кушылды. Санитар-экологик икеайлык кысаларында беренче гомумшәһәр өмәләре Түбән Камада 11 һәм 12 апрель көннәрендә узды.

Түбән Кама районының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, территорияләрне җыештыру эше бу атнада да дәвам итәчәк. 18 һәм 19 апрельләрдә кече өмәләр узачак, шулай ук 25 һәм 26 апрель көннәрендә, май бәйрәмнәре алдыннан, "генераль өмә" булачак.

1 апрельдә "ЭКОяз-2018" республика конкурсы старт алды. Экологик чараларда, #эковесна2018 хэштегы белән фото яки видео урнаштырып, теләге булган һәркем катнаша ала. Конкурс йомгаклары буенча иң актив эко-гаилә, предприятие, мәктәп һәм балалар бакчасы ачыкланачак. Быелның яңалыгы шунда ки, республикадагы иң яхшы муниципаль берәмлекләр уен мәйданчыклары белән бүләкләнәчәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International