ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел арьягы территориаль идарәсе инспекторлары Буада 185м³ күләмендәге чүплек урынын ачыклады. Гомуми мәйданы 200м² артып киткән территория төзелеш һәм ремонт калдыклары белән чүпләнгән иде. Хәзерге вакытта эш материаллары Буа шәһәре прокуратурасына прокурор йогынтысы чараларын күрү өчен җибәрелде. Гаепле затлар РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыкларын, озон катламын җимерә торган матдәләрне яисә башка төрле куркыныч матдәләрне җыйганда, туплаганда, кулланганда, зарарсызландырганда, транспорт белән күчергәндә, урнаштырганда һәм башкача эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") буенча җәзага тартылачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте