Тонна-тонна төзелеш калдыгы һәм аларны законсыз рәвештә юк итү. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, зарарсызландыру һәм урнаштыру турында хисаплылык тапшырмаган ике подряд оешмасына карата административ тикшерү уздырды. Тикшерү барышында билгеләнгәнчә, ремонт эшчәнлеген гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә төзелеш компанияләре тарафыннан 16 тонна калдык барлыкка китерелгән. Төзелеш калдыкларын әйләнә-тирәлек өчен куркынычсыз ысул белән алып чыгуны һәм күмүне оешмалар дәлилли алмады. Хисаплылык тапшырмаган өчен оешмалар РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә административ җаваплылыкка тартылды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте