Экологлар Яр Чаллыда пычратучы матдәләрнең ташлануын раслады

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Рөхсәт алмыйча пычратучы матдәләр ташлау. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе инспекторлары шундый хокук бозу очрагын теркәде. Экологлар ачыклаганча, җитештерү эшчәнлеге барышында оешма азот диоксиды, азот оксиды, углерод оксиды һәм бензопирен ташлау юлы белән атмосфера һавасына йогынты ясаган. Шуның белән берлектә, "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында" федераль законның 23 ст. һәм "Атмосфера һавасын саклау турында" федераль законның 14 ст. бозган. Әлеге факт буенча юридик затка карата РФ КоАП 8.21 ст. 1 өлеше ("Атмосфера һавасына зарарлы матдәләр ташлау яки махсус рөхсәттән башка аңа зарарлы физик йогынты ясау") нигезендә административ беркетмә төзелде. Җаваплылык чараларын билгеләү өчен эш материаллары Яр Чаллы шәһәре судына җибәрелде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International