Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан һәм Питрәч районы чигендә 750 м² урында чүпләнгән территорияне теркәде. "Чүпнең морфологик составына караганда, калдыклар сәүдә оешмасыннан калган булырга охшаган. Урында кием күрсәтү өчен гадәттә сәүдә нокталарында урнаштырыла торган манекеннар ачыкланды", – дип билгеләде ТР Экоминистрлыгының ҮТИ башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлов. Хәзерге вакытта калдыкларны законсыз ташлау факты буенча административ эзләтү эше башланды. Чүплекне оештыручы затка РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыкларын, озон катламын җимерә торган матдәләрне яисә башка төрле куркыныч матдәләрне җыйганда, туплаганда, кулланганда, зарарсызландырганда, транспорт белән күчергәндә, урнаштырганда һәм башкача эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") буенча 250 мең сумлык штраф яный.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте