Яр Чаллыда атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен бозу факты ачыкланды

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Каланың төзелеш индустриясе базасы районындагы җитештерү предприятиеләренең берсеннән даими рәвештә төтен чыгуы турындагы хәбәр ТР Экоминистрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә җирлек халыктан килде. Урынга чыккан дәүләт инспекторлары утын ягучы мичне һәм авто өчен күчермәле баскыч җитештерү буенча металл эшкәртү станокларын эксплуатацияләүдә җитешсезлекләр булуын ачыклады. “Зарарлы (пычрата торган) матдә ташландыкларын исәпләү методикасы нигезендә әлеге җайланма атмосфера һавасына корым, азот оксиды, күкерт диоксиды чыгаручы чыганак булып санала. Контрольлек чаралары барышында билгеләнгәнчә, предприятиедә чик дәрәҗә мөмкин булган ташландыкларның нормативлар проекты һәм зарарлы (пычрата торган) матдәләрне ташлауга рөхсәт документлары юк", – дип сөйләде экологлар.

Шәхси эшкуарга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.1 "Шәһәр төзү эшчәнлеген гамәлгә ашырганда һәм предприятиеләрне, корылмаларны яки бүтән объектларны эксплуатацияләгәндә экологик таләпләрне үтәмәү" статьясы һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.21 ст. 1 "Атмосфера һавасына зыянлы матдәләр ташлау яки махсус рөхсәттән башка аңа тискәре йогынты ясау" өлеше буенча беркетмәләр төзелде. Хәзерге вакытта аның тарафыннан табигать саклау законнарын бозу очраклары бетерелә.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International