Нефть шламын – канализация люгына. Тихоновка поселогында экологлар хокук бозучыларны камерага теркәде

2018 елның 2 ноябре, җомга

Нефть шламнарын су агызуның үзәк системасына агызу. Әлмәт коммуналь хезмәте мөрәҗәгать иткәннән соң, Тихоновка поселогында системага үзирекле тоташуга кем тарафыннан юл куелуын ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль инспекторлары ачыклады. Хокук бозучыларны ачыклау өчен экологлар фото-тозак урнаштырды. Һәм инде якын киләчәктә техник җайланма ассенизация машиналарыннан ни рәвешле нәҗес агызылуы турында теркәү мөмкинлеген бирде. Бүгенге көндә транспорт чараларының милекчеләре билгеле. Административ хокук бозган затлар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.20 статьясы ("Су белән тәэмин итү һәм су агызу буенча үзәкләштерелгән системаларга үзирекле рәвештә ялгану"), 8.2 статьясы ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә җавап тотачак.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International