Әлмәт районын һавадан күзәтү барышында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре законсыз чүплекне ачыклады. Ул СУ-2 районында, автозаправка станциясе янында урнашкан. "Милекчесе сәүдә предприятиесе булган әлеге территориядә без санкциясез тупланган чүп өемнәрен берничә мәртәбә теркәдек инде", - дип билгеләп үтә экологлар. Урынга чыгу һәм территорияне карау барышында алар бина җимерелгәннән соң калган чүпләрнең - агач калдыклары, борт ташлары һәм бетон эшләнмәләре ватыкларының туфракта өелүен ачыклаган. "Чүпнең гомуми мәйданы - 900 кв.м.га якын, ә калдыклар күләме 80 куб.метрдан артык тәшкил итте", - дип белдерә дәүләт инспекторлары.
Табигать саклау законнарын бозучы Административ хокук бозулар турында РФ кодексының "Җитешерү һәм куллану калдыклары, озон катламын боза торган матдәләр яисә башка куркыныч калдыклар белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү" 8.2 статьясы һәм "Җирләрне һәм туфракларны яхшырту, яклау һәм җил, су эрозиясеннән саклау, җирләрнең сыйфат торышын начарайта торган әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны һәм башка процессларны булдырмау буенча билгеләнгән таләпләрне һәм мәҗбүри чараларны башкармау" 8.7 статьясындагы 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды, аңа 400 мең сум күләмендә штраф салынды. Билгеләнгән вакытта чүплек юк ителергә тиеш.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте