ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген җирле мәдәният сараенда Нурлат районы ветераннарын хөрмәтләделәр. Өлкән буынга мәрхәмәтле һәм җылы сүзләре белән Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков мөрәҗәгать итте. "Бу бәйрәм көнендә без сезгә сәламәтлек, рух күтәренкелеге һәм һәр узган көннең шатлык китерүен телибез. Безнең өчен сез тәҗрибә һәм зирәклек өлгесе, без сездән үрнәк алабыз, сезнең активлыкка, акылыгызга һәм фидакарьлегегезгә сокланабыз", - дип мөрәҗәгать итте Татарстан табигать саклау ведомствосы башлыгы Нурлат районы ветераннарына.

Бүген Нурлат шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.

Экологлар күрсәтмәсе нигезендә, Буа Су каналының биологик чистарту корылмаларында реконструкция үткәрелде.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Татарстан Республикасында экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә  социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына конкурс үткәрә. Катнашу турында гаризалар 2018 елның 24 сентябреннән 7 октябренә кадәр кабул ителә. Конкурста закон билгеләгән тәртиптә теркәлгән һәм Татарстан Республикасы территориясендә, үзенең гамәлгә кую документлары нигезендә, "Коммерциясез оешмалар турында" Федераль законының 31.1 маддәсендә каралган эшчәнлек төрләре башкаручы, үз эшчәнлекләрен конкурсны игълан иткән көнгә кадәр бер елдан да ким алып бармаган коммерциясез оешмалар катнаша ала.

Ел башыннан бирле экологлар тарафыннан гражданнардан килгән 7047 мөрәҗәгать каралды


29
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Казан янындагы Крутушка бистәсендә урнашкан "Байтик" савыктыру-белем бирү лагеренда "Чиста булачак" экологик хәрәкәтенең III Республика актив мәктәбе үз эшен тәмамлады. Анда катнашучылар күп кенә проектлар тәкъдим итте, шулар арасында - "ЭкоГаилә" фестивале һәм хәрәкәттә катнашучылар өчен мобиль кушымта.


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

Балаларны чүпне аралап җыярга өйрәтү, калдыкларны эшкәртү турында сөйләү һәм аларга экологик культураны сеңдерү. Бүген Яр Чаллының Балаларның һәм яшьләрнең шәһәр иҗат сараендагы конференцияләр залында җыелган укытучылар үзләре алдында шундый бурыч куйды.

Бүген Министрлыкта ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков рәислегендә фәнни-техник советның чираттагы утырышы булды.  Биредә сулыкларның чәчәк атуын бакыр купоросы нигезендәге препаратны кулланып чикләү буенча планлаштырылган тәҗрибәгә кагылышлы мәсьәләләр турында сүз барды. Әлеге темага кагылышлы доклад белән Израильдәге компанияләрнең берсеннән вәкил Михаил Фишман чыгыш ясады.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе белгечләренә Борды авыл җирлегендә яшәүчеләр Евлевка елгасында табигый гидрология режимының бозылуы хакында хәбәр итте. Урынга чыккач экологлар ачыклаганча, физик зат елга үзәнен грунт белән күмгән. "Табигать саклау режимын бозуның максаты – сулык аша күпер төзү. Әлеге "күпер" физик затка үз кишәрлегенә үтү юлын җиңеләйткән", – дип сөйләде дәүләт инспекторлары.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Әлмәттәге беренче сыйныф укучыларына табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм аңа карата сакчыл караш турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International