Рафаэль Сәфәров: “Җитештерелә торган продукциянең сыйфатлы һәм көндәшлеккә сәләтле булуында экологиягә зыян салмавы аның аерылгысыз өлешенә әйләнергә тиеш”

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының рәсми сайтында җитештерүне экологик яктан модернизацияләү өлкәсендә Татарстан предприятиеләренең эшчәнлеге турында да сөйли башлаячакбыз. Чөнки сәнәгать һәм заманча технологияләр үскән саен табигатьне саклау мәсьәләләре дә кискенләшә. Шуңа компанияләрнең республикабызда әйләнә-тирә мохитне яхшыртуга өлеш кертүе бик тә мөһим.

“Җитештерелә торган продукциянең сыйфатлы һәм көндәшлеккә сәләтле булуында экологиягә зыян салмавы аның аерылгысыз өлешенә әйләнергә тиеш. Шуңа күрә табигатьне саклау өлкәсендә эшләү Казан “Оргсинтез” гавами акционерлык җәмгыяте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора”, – ди предприятиенең баш инженеры Рафаэль Сәфәров.

2018 елда заводта, Казан “Оргсинтез” гавами акционерлык җәмгыятендә  гамәлдәге экологик менеджмент системасы нигезендә, түбәндәге эшләр башкарылган:

- 2018 ел азагында Этилен заводының пиролиз мичләре реконструкцияләнгән. Технологик җиһазның эш режимы оптимальләштерелгәннән соң яңа дүрт пиролиз миче иске ун пиролиз мичен алыштырырга тиеш. Хәзерге вакытта шул 10 пиролиз миче елына һавага барлыгы 1176 тонна күләмендә пычрак матдәләр чыгара. Яңа технология исә бер ел эчендә һавага чыгарыла торган зарарлы матдәләр күләмен 284,0 тоннага калдыру мөмкинлеге бирә.

-  Ф-79 факелын реконструкцияләү предприятиедә факелларны модернизацияләү буенча зур программаның бер өлешенә әйләнгән. Биредә парны һавага алыштыруга бәйле энергияне нәтиҗәле тоту методикасы турында сүз бара. “Һава өрдергечләрне эшләтүгә тотыла торган электр энергиясе пар куллануга караганда очсызгарак төшә. Бу технология кислород белән яхшылабрак кушылуы нигезендә газларның  тулысынча дип әйтерлек янып бетүен тәэмин итә. Шул рәвешле әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты кими”, – дип аңлата предприятиенең баш инженеры Рафаэль Сәфәров.

2018 елда Казан “Оргсинтез” гавами акционерлык җәмгыяте шулай ук “Татарстан Республикасы территориясендә Идел елгасын саклау һәм аны пычратуны булдырмый калу” төбәк проектында катнашкан. Казан “Оргсинтез” гавами акционерлык җәмгыяте “2018-2025 елларга ТР территориясендә Идел елгасының экологик торышын яхшырту, шул исәптән пычрак ташландык суларның Идел бассейнының су объектына эләгүен киметү юнәлешендә чараларның перспективадагы планын эшләгән. Ул барлыгы  1091 млрд сум күләмендә өч чараны үз эченә ала:

- инженерлык корылмаларын, сәнәгатьтә барлыкка килгән ташландык суларны зарарсызландыру һәм чистарту цехын модернизацияләү;

- җитештерүчәнлекне тәүлегенә  40 мең м3 күрсәткеченә җиткерү максатыннан чыгып, чистарту корылмалары һәм тышкы коммуникацияләр цехын реконструкцияләү;

-  Казан “Оргсинтез” гавами акционерлык җәмгыятенең ташландык суларны чистарту корылмасы цехыннан Идел елгасына кадәр үзагымлы канализация коллекторын (җир асты өлеше) реконструкцияләү.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International