Планетабызга яшәеш бүләк ит. Чаллыда экология дәресе булып узды

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Республикабызның мәгариф оешмаларында әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән төрле проектлар тормышка ашырылып килә. Әйтик, әле шушы көннәрдә генә Чаллы шәһәренең 2 нче гимназиясендә, экологик агарту максатыннан чыгып, экология дәресе үткәрелде. Балаларга анда чүп белән ничек дөрес эш итәргә, судан һәм электр утыннан ничек нәтиҗәле файдаланырга икәнлеге турында сөйләп үтелде. Укучылар шулай ук “яшел аптека”ның кеше өчен файдалы үзенчәлекләре турында бик күпне белүгә иреште. Төбәгебездә үсә торган дару үләннәре: бака яфрагы, ромашка һәм әрекмән аерым игътибар үзәгенә алынды. Экология дәресе интерактив биремнәрне дә үз эченә алды. Аның барышында балалар көнкүрештә калдыкларны киметү гадәтләренә өйрәнде, дәүләт эшлеклеләре, галимнәр ролендә үзләрен сынап карады.

Әнә шундый иҗади рухта үткәрелә торган бик тә матур экология дәресләре үзләштерелгән белемнәрне, табигатькә ярдәм йөзеннән, көндәлек тормышыбызда куллану мөмкинлеге бирә һәм укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә ярдәм итә. “Мондый эшчәнлектә балаларның  бик теләп катнашуы киләчәктә барыбызның да уңайлырак, яхшырак экологик вәзгыятьтә яшиячәгебезгә өметләндерә”, – ди чараны оештыручылар.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International