Табигать ресурслары һәм экология министры Дмитрий Кобылкин Россия инвестицион форумында ведомствоның рәсми делегациясенә җитәкчелек итәчәк, дип хәбәр ителә Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының рәсми сайтында. Чара 2019 елның 14-15 февралендә Сочи шәһәрендә үткәрелә.
Форумның беренче көненең эшлекле программасын РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы тарафыннан оештырылачак “Тормыш сыйфаты индикаторы буларак, экология” дигән темага панель сессиясе белән ачу күздә тотыла. Россиядә экология өлкәсендәге иң зур җитәкчеләр, федераль хакмимият органнары һәм төбәкләр министрлыклары вәкилләре, зур предприятиеләрнең топ-менеджерлары һәм абруйлы экспертлар РФ Президентының Май указын үтәү кысаларында тормышка ашырыла башлаган “Экология” илкүләм проекты буенча фикер алышачак. 2018 елның азагында РФ Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы тарафыннан илкүләм проектның паспорты расланды. Советлар чорыннан соңгы Россия тарихында илебезнең тиңдәшсез табигатен саклау буенча иң системалы, иң киң колачлы проект бу. Финанслауның гомуми күләме – 4 трлн сумнан артыграк, шуның 3,5 трлн сумнан күбрәге – бюджеттан тыш чыганаклар хисабына.
Дискуссиядә катнашучылар проектны тормышка ашыруның Россиядә яшәүче һәркайсыбызның тормышы һәм сәламәтлеге сыйфатында ничегрәк чагылыш табачагы турында сөйлиячәк. Якындагы 6 ел эчендә хәл итәргә туры киләчәк иң кызыклы һәм иң киң колачлы төп чаралар белән таныштыру булачак. “Экология” илкүләм проектын финанслауга акча кайдан алына? Илкүләм проектта куелган бурычларны чынбарлыкта үтәп булырмы? Аларны хәл иткәндә нинди проблемалар килеп чыгарга мөмкин? Панель сессиясендә әнә шушы һәм башка мәсьәләләр каралачак.
Чарада РФ табигать ресурслары һәм экология министры Дмитрий Кобылкин, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов, шулай ук “Роспотребнадзор” һәм “Росприроднадзор” җитәкчелеге, губернаторлар һәм Россия төбәкләре хөкүмәтләре вәкилләре, “МХК “ЕвроХим” акционерлык җәмгыяте, “ГазЭнергоСтрой” дәүләт корпорациясе, Рус Бакыр Компаниясе, Duracell һәм башкалар катнашачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте