Суга анализ ясау, атмосфера һавасын тикшерү һәм экологик лаборатория белән тәэмин итү. Чаллының 13нче мәктәбе укучылары ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Кама буе территориаль идарәсенең махсус аналитик контрольлек инспекциясе эше белән танышты. Экологлар балаларга үзләренең эше: табигый һәм ташландык сулар пробаларын, туфрак, атомсфера һавасы һәм сәнәгатьтән һавага чыгарылган зарарлы матдәләр үрнәкләрен алу турында сөйләде. Лаборатория белгечләре шулай ук алынган матдә үрнәкләренә ничек анализ ясалуын, анализ барышында нинди җиһазлардан һәм реактивлардан файдаланылуын күрсәтте. “ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре мәктәп укучыларында экологик аң тәрбияләүгә юнәлдерелгән мәгариф чараларын даими үткәреп килә. Лаборатория шартларында тәҗрибәләр ясап күрсәтү исә укучыларның мәгълүматны яхшырак үзләштерүенә ярдәм итә. Үсеп килүче буында экологик культура дәрәҗәсен арттыруга һәм аларда җаваплы куллану күнекмәләрен булдыруга ирешүебезгә өметләнәбез”, – ди махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте