ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Мәгариф өлкәсендә “экологик тәрбия” төшенчәсе – әле яңа төшенчә. Җәмгыятебез үз алдына бурыч – экология проблемаларын аңлаучы, бу җәһәттән җитәрлек белемнәргә ия булучы, ә иң мөһиме – әйләнә-тирә мохитнең торышына карата җаваплылык тоючы, аны үзенең бер өлеше итеп сизүче буын тәрбияләү бурычын куйды. Шулай итеп, хәзер мәктәптә экологик белем бирү көн кадагына суга торган мәсьәләгә әйләнде.

Урбоэкология – нәрсә ул, һәм безнең һәркайсыбыз туып үскән шәһәребезнең табигый мохитен саклауга үзеннән нинди өлеш кертә ала? Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллы шәһәренең 52 нче мәктәбе укучыларына Чаллы экологиясе һәм Тукай районындагы табигый ядкәр турында сөйләде.

“Чиста булачак” яшьләр экологик хәрәкәте Татарстан Республикасында “Яшел зачетка” проектының чираттагы сезоны башлану турында белдерә. Активист-экологлар сафына кушылучы һәркемгә зачет кенәгәсе – үзләре катнашкан яки мөстәкыйль рәвештә үзләре үткәргән экологик-агарту һәм санитария-экологик чаралары турында теркәп барылырга тиешле документ бирелә.


15
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Инде менә 2018 елның апреленнән бирле Әлмәт районы Колшәрип авыл җирлеге территориясендә рөхсәтсез чүплек турында эш тикшерелә. Ул чагында биредә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре тарафыннан үткәрелгән рейд барышында 482 кв. м мәйданда 105 куб. м күләмендә рөхсәтсез чүплекнең җәйрап ятуы ачыкланган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәттәге үзәк паркларның берсенә канализация сулары агызуны ачыклаган.

Табигатьне саклау зарурилыгын яхшы беләбез. Көн саен, урмандамы ул, паркта яки өйдәме күреп килә торган үсемлекләр һәм хайваннарның җир йөзендә күп булуын аңлыйбыз. Бары тик зоопаркта гына очрый торган хайваннарның да байтак икәнен чамалыйбыз.

2019 елның 22-25 апрель көннәрендә И.М.Губкин исемендәге Россия дәүләт  нефть һәм газ университетында (Мәскәү ш.) “Нефть һәм газ – 2019” дигән 73 нче халыкара яшьләр фәнни конференциясе була. Чарада югары һәм урта белем бирү оешмалары студентлары, шулай ук яшь галимнәр һәм нефть-газ тармагы оешмаларының 35 яшькә кадәрге белгечләре катнашырга мөмкин.


14
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Илебезнең гүзәл почмакларын чүп базларына, яшь тамчысыдай чиста саф сулы күлләребезне агулы сыек калдыклар һәм чүп саклагычларына әйләндермик дисәк, экология темасына битараф калмаска тиешбез. Шуны истә тотып, экологик тәрбияне пропагандалау максатыннан, Теләче 1 нче балалар бакчасында “Табигать – безнең йортыбыз” дигән темага экология дәресе булып үтте. Чара әйләнә-тирә мохитне аңлау һәм яратуга сәләтле социаль яктан актив шәхес тәрбияләүгә багышлап уздырылды.

Табигать - ул могҗиза. Кеше - аның бер өлеше. Кешеләр табигатькә меңнәрчә җепләр белән бәйләнгән. Кешенең тормышы табигать торышына бәйле. Табигатьне саклау өчен без балаларга барысының да үзебездән, безнең аңа карата мөнәсәбәтебездән торуын, табигатьнең асылда кешенең үзе булуын аңлатырга тиеш. Экологик агарту максатларында, "Чиста шәһәр" Экологик савыктыру системасына ярдәм һәм аны үстерү ассоциациясе" һәм В.В.Докучаев исемендәге Үзәк туфракны өйрәнү музее "Без Россиянең чиста шәһәрләре яклы" экологик бәйгесен уздыра.


11
гыйнвар, 2019 ел
җомга

“Кама-Су елгасына нефть продуктлары агып төшә”. Әлмәт районында яшәүчеләр, борчылып, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының “Кайнар линия” телефонына әнә шулай дип шалтыраткан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International