Илшат Галимҗанов: “Безнең өчен икътисад – корпоратив мәдәниятнең кирәкле элементы”

2019 елның 26 апреле, җомга

2018 елның азагында “Сетевая компания” ААҖ экологик менеджмент системасының   ISO 14001:2015 халыкара стандарты таләпләренә туры килүгә ресертификация процедурасын уңышлы узды.

“Предприятие әйләнә-тирә мохиткә зур йогынты ясамавына карамастан, табигатьне саклау һәм электр челтәре объектларының экологик иминлеген югары дәрәҗәдә тәэмин итүне һәрвакыт үзебезнең төп бурыч итеп санадык һәм хәзер дә шулай дип саныйбыз. Табигать ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану нигезендә тискәре йогынтыны мөмкин кадәренчә киметү омтылышы “Сетевая компания” ААҖ Экологик сәясәтендә игълан ителгән”, – ди “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры урынбасары – техник директоры Илшат Галимҗанов. 2018 елда компаниядә табигатьне саклау чараларына  255 миллион сумнан артыграк чыгым тотылган.

Предприятиенең табигатьне саклау буенча  төп чаралары:

- электр челтәре объектларын төзегәннән соң һәм реконструкцияләгәннән соң җирләрне торгызу һәм рекультивацияләү;

- май тутырылган җиһазларны (кабызгычлар) герметиклыгын югалту һәм майның агып чыгуы куркынычы янамый торган, шулай ук май запасларын саклауны һәм яраксызга чыккан майны утильләштерү зарурилыгын юкка чыгарган вакуумлы һәм газлы җиһазларга алыштыру;

- компаниянең 20 структур бүлекчәсендә 2015-2019 еллар чорына инвестиция программасын тормышка ашыру кысаларында өске ташландык суларны җыю һәм чистарту системаларын төзү (электр челтәрләре филиаллары территориясендә, электр челтәрләре, подстанцияләр тирәсендә). 2019 елда Яшел Үзән 220 кВ подстанциясе һәм Портовая 110 кВ подстанциясенең җитештерү мәйданчыкларында чистарту корылмалары файдалануга тапшырылачак;

- яраксызга чыккан нефть продуктларын һәм май тутырылган җиһазларны саклау өчен мәйданчыклар төзү;

- подстанцияләрдә, электр челтәрләре тирәсендә җитештерү һәм куллану калдыкларын вакытлыча туплау (урнаштыру) өчен мәйданчыклар булдыру – 2016 елдан башлап, Татарстанның төрле районнарында урнашкан 17 структур подразделение территориясе төзекләндерелгән. 2016 елда Актаныш РЭС, ТРЭС Теләнче-Тамак участогы базаларында тимер-бетон һәм агач терәүләрне вакытлыча саклау мәйданчыгына килү юлы төзелгән;

- изоляцияләнгән һәм сакланылышлы үткәргечләр (СИП) куллану – 2018 елда  ВЛ-0,4кВ объектында 26 627,3 км чакрымында, ВЛ-6(10) кВ объектында 23 492,8 км чакрымында СИП урнаштырылган.

Предприятиенең һава линияләре терәкләре кошларның оя коруына комачаулардай махсус җайланмалар белән тәэмин ителә, кошлардан саклау өчен киртәләр һәм кошларны куркытырдай биоакустик җайланмалар урнаштыру эшләре алып барыла. Хайваннар дөньясына 6-10 кВ егәрлектәге һава электр тапшыру линияләренең зур йогынты ясавын исәпкә алып, “Сетевая компания” ААҖ бүлгеч челтәрләрендә 6-10 кВ егәрлегендәге һава электр тапшыру линияләрендә кулланыла торган “Коштан саклану җайланмаларына (ПЗУ) карата таләпләр” (таләпләр Россия Кошларны саклау берлеге вәкилләренең тәкъдимнәрен исәпкә алып эшләнелгән) расланып гамәлгә кертелгән. 2018 елда  коштан саклану буенча 7716 җайланма урнаштырылган (ВЛ 0,4-10 кВ объектларына 5082 ПЗУ (изоляторларга каплавычлар рәвешендә) һәм  ВЛ 35 кВ һәм аннан зуррак егәрлектәге объектларга  2634 ПЗУ).

Компаниядә, 2009 елдан башлап, экологик менеджмент системасы  (СЭМ) – җитештерү эшчәнлеген планлаштыруда һәм аны хәл кылуда әйләнә-тирә мохитне саклауга карата төп бурычларны исәпкә алуга заманча якын килү гамәлгә кертелгән. Өзлексез эчке аудит һәм ихтимал куркынычларны күздә тотып эш итү әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә билгеләнгән нормалар һәм таләпләрне үтәүне тәэмин итү мөмкинлеге бирә.

“Компания филиаллары арасында һәр ел саен җитештерү территорияләрен төзекләндерү буенча конкурслар уздырыла. Бу сәнәгать мәйданчыкларының эш зонасының яңа концепциясен төзү мөмкинлеге бирә. Безнең өчен экология – корпоратив культураның төп элементларыннан берсе ул”, – ди Илшат Галимҗанов.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International