Кошлар турында кайгырту. Азнакай гимназиясендә укучылар сыерчык оялары элде

2019 елның 26 апреле, җомга

Азнакай шәһәре гимназиясе укучылары “Чатыр-ТАУ” заказнигы территориясенә бик матур 40 сыерчык оясын элеп куйды. Чарада катнашучылар әйтүенчә, гимназиядә бу акция инде күптәннән изге традициягә әйләнгән. Сыерчык ояларын тактадан балалар үз куллары белән бик матур итеп, җиренә җиткереп ясаган. Әлбәтә инде, аларга зурлар да ярдәмгә килгән. Чара кысаларында балалар кошлар “өй”чекләрен кайларга һәм ничек итеп дөрес элү серләренә төшенде. Канатлы дуслар, балаларның рәхим-шәфкатен тоеп, уңайлы “торак”ларына тиз генә урнашып та куйды.

Шулай итеп, балалар сүздә генә түгел, эштә дә әйләнә-тирә мохиткә карата җаваплы һәм сакчыл мөнәсәбәтләрен күрсәтте. Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре чарада катнашкан барча кешегә табигатьне саклау эшчәнлегенә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдереп, тематик басмалар бүләк итте.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International