Экология карата сакчыл караш инде балачактан ук тәрбияләнелергә тиеш. Шуны истә тотып, Буаның балалар бакчасы педагоглары “Экояз – 2019” кысаларында, ата-аналар белән бергәләшеп, алга таба беркемгә һәм бер нәрсәгә дә куркыныч тудырмастай итеп утильләштерү өчен, файдаланылган батареяләр җыюны оештырды. Балалар бакчасында моның өчен матур итеп эшләнгән махсус бокслар, контейнерлар урнаштырылды. Батареяләр җыю акциясе кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре экология дәресләре үткәрде. Балалар бу дәресләрдә ташлап калдырылган батареянең табигатькә нинди зыян китерүе турында энәсеннән җебенә кадәр белүгә иреште. Бүгенге тормышыбызда технологияләр әлегә батареяләрдән баш тарту мөмкинлеге бирми, шуңа күрә мондый акцияне теләсә кайсы учреждениедә үткәрү бик тә файдалы булачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте