Бүген Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск районнарында экология мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Әлмәт районында яшәүчеләрне табигатьне саклау законы мәсьәләләре буенча ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары  Тимур Гыйлаҗев, Татарстан табигатьне саклау районара прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе Илсур Гыйльметдинов, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе начальнигы Альберт Маликов кабул итте. Кабул итүдә Колшәрип авылында эчәр суның сыйфаты, Сабанчы авылында карьеры эше мәсьәләләре каралды.

Лениногорск районы халкының тәкъдим-гозерләрен ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Тимур Гыйлаҗев, Татарстан табигатьне саклау районара прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе Илсур Гыйльметдинов, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе начальнигы Альберт Мәликов, район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков тыңлады. Гражданин мөрәҗәгате буенча район предприятиесенә барып килү оештырылды. Чара барышында предприятие җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре белән атмосфера һавасын пычратуны кисәтү буенча эш башкарылды.

Ә инде Бөгелмә районында ТР Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесе Гадел Галиуллин катнашында район газоннарының  һәм Бөгелмә елгасының экологик торышына кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Карап тикшерелгән барлык мөрәҗәгатьләр буенча аңлатмалар бирелде, мәсьәләләрнең бер өлеше буенча контрольлек-күзәтчелек чараларын үткәрү турында карарлар кабул ителде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International