Түбән Камада яшәүче бер ир-атның уяулыгы белән табигатьне саклау законын бозу булдырмый калган. Ул ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе дәүләт инспекторларына Түбән Кама районының Зур Афанас авылында туфракның уңдырышлы катламын алу-күчерү очрагы турында хәбәр иткән. Әлеге ваемлы гражданин Вотс-ап мессенджеры ярдәмендә теге урында эшләүче техниканың фотосурәтен дә җибәргән. Табигатьне саклау ведомствосы белгечләре кичекмәстән шунда барып, чыннан да, закон бозу фактын раслаган. Хәзер физик зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 статьясындагы 1 өлеше (“Туфракның уңдырышлы катламын үзбелдеклеләнеп алу яки күчерү”) буенча административ җаваплылыкка тартылачак.
Түбән Камада яшәүче ваемлы, мәнле бу ир-атка исә, Татарстан Республикасы территориясендә табигатьне саклау законын бозу очрагын ачыклауга ярдәм иткән гражданнарга түләүләрне хәл кылу тәртибе нигезендә, 1500 сум күләмендә акча биреләчәк.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте